Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров көрәшкә "Мин булмасам, кем?" шигаре белән чыга


Михаил Прохоров
Михаил Прохоров
Эшмәкәр Михаил Прохоров президент сайлауга “Мин булмасам, кем?” дигән шигарь белән барачак.

Миллиардер Прохоровның сайлау алды идарәсен җитәкләүче тележурналист Антон Красовский әйтүенчә, яңа шигарьне “НТВшники” тапшыруында элекке “Дөреслектә көч” шигареннән баш тартып Прохоров үзе күтәреп чыккан.

Красовский әйтүенчә, Прохоровның сайлау алды програмы гыйнвар аенда, ә аның төп тезислары алдагы көннәрдә чыгачак.

Президентлыкка намзәт булып теркәлү өчен Прохоровка 18 гыйнварга кадәр 2 миллион имза җыярга кирәк.
XS
SM
MD
LG