Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Чен Ын Төньяк Корея башлыгы дип игълан ителде


Төньяк Кореяда вафат булган җитәкче Ким Чен Ирның улы Ким Чен Ын хакимият фиркасенең, дәүләтнең һәм гаскәрнең яңа башлыгы дип игълан ителде.

Төньяк Корея сәяси җитәкчелегендә икенче урында булган Югары халык җыены президиумы рәисе Ким Ён Нам бүген Пхеньянда соңгы матәм җыенында чыгыш ясап: “Бөек иптәшебез Ким Чен Ир җитәкчелекне тапшыру эшен искиткеч оста хәл итте. Бу илебез язмышы һәм балаларыбызның чиксез мул тормышы өчен өчен иң яхшы карар”, диде.

Үлгән җитәкче белән хушлашу митингына йөз меңләп кеше килде.

Бар ил буйлап өч минут тынлык игълан ителде. Ким Чен Ир мәете пыяла белән капланып аның атасы, Төньяк Кореяның 1994 елда үлгән беренче президенты Ким Ир Сен мәете саклана торган төрбәгә куелды.
XS
SM
MD
LG