Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң олы яшьтәге кешесе Чечнядә яши


Дөньяның иң олы яшьтәге кешесе Чечнядә яши
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

Дөньяның иң олы яшьтәге кешесе Чечнядә яши


Паспортына караганда, Кәси Каруевага 116 яшь. 5 гыйнварда аңа 117 тула. Туу турындагы таныклыгына караганда исә, ул тагын да олырак. Анда аның туган елы 1884 ел дип куелган.

Кәси әби үзенең паспортын күрсәтә
Кәси әби үзенең паспортын күрсәтә
XX гасыр башланганда Кәси әбигә бары тик дүрт яшь булган. Ул бүген дә патша заманнарын, Сталин чорында чеченнарның Үзәк Азиягә сөргенгә куылуын хәтерли. Кәси әби патша хакимияте чорын сагынып искә ала.

“Николай II вакыты иң яхшы чор иде. Ул чакта барысы да яхшы иде. Кешеләр бер-берсен ярата иде, мөнәсәбәтләр яхшы һәм кешеләр бер-берләренә игътибарлы иде. Шәп вакытлар иде ул”, дип сөйли чечен әбие.

Кәси Каруеваның 12 баласы булган. Аларның икесе әле дә исән.

Гиннес рекордлар китабы Кәси әбине дөньядагы иң олы яшьтәге кеше дип теркәде. Аңарчы иң олы кеше дип АКШның Джорджия штатында яшәүче Бесс Купер санала иде.
XS
SM
MD
LG