Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда кыргызлар белән таҗикълар бәрелешүе хәбәр ителә


Кыргызстанның көньягында, Таҗикъстан чиге янында таҗикълар белән кыргызлар арасында зур бәрелеш булуы хәбәр ителә. Бәрелеш сәбәбе ачык түгел.

АКИпресс агентлыгы бәрелеш өлкән сыйныф укучылары сугышуыннан башланган дисә, www.24.kg сәхифәсе бәрелеш кыргызлар белән таҗикъларның бер-берен төбәктәге җирне канунсыз рәвештә басып алуда гаепләүдән башланган дип белдерә.

Төбәктә берничә йортның һәм корылманың яндырылуы хәбәр ителә. Бер үсмер каты яраланып хастаханәгә салынган диелә.

Баткен төбәгенең телерадио ширкәте башлыгы Мамаҗан Бердиев бу милләтара низагъ түгел ди. 2011 елда бу төбәктә кыргызлар белән таҗикълар арасында берничә бәрелеш булды.
XS
SM
MD
LG