Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Чен Ын Төньяк Корея хәрби көчләр югары баш идарәчәсе булды



Пхеньянда ике атна элек вафат булган Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ирның кече улы Ким Чен Ынның хәрби көчләр югары баш идарәчәсе итеп билгеләнүе игълан ителде.

Төньяк Корея үзәк телеграф агентлыгы хәбәр итүенчә, бу карар хакимияттәге эш партиясе үзәк комитеты политбюросы утырышында кабул ителгән. Шулай итеп вафат булган Төньяк Корея җитәкчесенең 8 октябрьдә җиткерелгән теләге үтәлүе хакында әйтелә.
XS
SM
MD
LG