Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ракета һәм технологияләр җитештерәчәк



Кушма Штатлар Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән 3,5 миллиард долларлык ракета һәм технологияләр җибәрү турында килеште. Бу хакта Пентагон вәкиле Джордж Литл белдерде.

Аның сүзләренчә, АКШ һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен саклану өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлектә тора һәм ике ил дә Фарсы култыгы төбәгендә тотрыклылык булдыруны истә тота.

Килешү нигезендә, 96 ракета, тотып торучы технология һәм тренажерлар китерү каралган. Бу Иранның хәрби куәтен арттыра барган шартларда Гарәп Әмирлекләре саклануын ныгытуга мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк АКШ Согуд Гарәбстаны һәм Кувәйт белән шундый килешүләр төзеде.
XS
SM
MD
LG