Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран күнегүләр барышында ракеталар җибәрде



Иран Һормуз бугазында уздыручы хәрби-диңгез флоты күнегү барышында ракеталар җибәрде. Бу хакта “Фарс” агентлыгы хәбәр итә.

Инде бер атна барган күнегүләрнең төп өлеше 31 декабрь көнне ерак радиуска тәэсир итә торган ракеталар җибәрү белән башланды, дип белдерә агентлык.

Тәһран Көнбатышның Иран нефтенә чик кертү турындагы чикләү кисәтүләренә дөньяга өчтән бер өлеш нефть килүче Һормуз бугазын ябу белән янады. АКШ җавап буларак моңа ирек куймаячакларын әйтте.
XS
SM
MD
LG