Accessibility links

Триумфальная мәйданына 100гә якын кеше җыелган


Russia--Strategy-31 badge, undated
Russia--Strategy-31 badge, undated
Мәскәү үзәгендә Триумфальная мәйданы янында хакимият белән килештерелмәгән “Стратегия – 31” митингында 100ләп кеше катнашты. Оппозиция белдерүенчә, барлыгы 70ләп кеше полиция тарафыннан тоткарланган. Элегрәк хокук саклаучылар 30 кешене тоткарлавы турында белдергән иде, шул исәптән оппозиционер Эдуард Лимонов та бар.

Митингны оештыручылар акциянең төп таләбе – 4 декабрьдә узган сайлау нәтиҗәләрен кире кагу, сәяси тоткыннарны азат итү һәм җыеннар уздыруга иреклек бирү дип әйтә.

“Стратегия-31”гә “Башка Русия” теркәлмәгән оппозиция партиясе, “Солидарность” хәрәкәте, Берләшкән ватандашлар фронты һәм “Сул фронт” керә.
XS
SM
MD
LG