Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тывада кабат зилзилә кабатланды


Бүген иртән Тыва республикасында кабат җир тетрәү кабатланды. Үзәктә ул дүрт дәрәҗәсендә булса, авылларда ике дәрәҗәдән азрак иде.

Төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы корбаннар һәм җимерекләр турында хәбәрләр булмавын белдерә.

27 декабрь көнне шушы ук районда алты дәрәҗәле көчле җир тетрәү булган иде. Ул вакытта Тыва башкаласы Кызылда һәм кайбер авылларда дистәләрчә биналар зыян күрде.
XS
SM
MD
LG