Accessibility links

Сүриягә яңа күзәтүчеләр җибәрелә


Гарәп дәүләтләре лигасының яңа төркем күзәтүчеләре Каһирәдән Сүриягә китәчәк. Бу хакта лига вәкилләре белдерде.

Сүриядә инде Гарәп дәүләтләре лигасының берничә дистә күзәтүчесе эшли. Алар Сүрия шәһәрләрендә хөкүмәт белән аңа каршылык белдерүчеләрнең бәрешләренә бәя бирергә тырыша.

Сүрия көньягындагы Дараа шәһәрендә булган күзәтүчеләр арасында йортлар өстендә протест чараларына чыгучыларга ут ачу өчен снайперлар куелу-куелмау өлкәсендә каршылыклары чыкты.

Моннан тыш Сүрия оппозициясе лига вәкиллеген Судан генералы Мөхәммәт әл-Дабиның җитәкләвенә канәгатьсезлек белдерә. Ул кеше хокукларын бозуда халыкара мәхкәмә тарафыннан гаепләнүче Судан президенты Омар әл-Бәшир вакытында хезмәт иткән иде.
XS
SM
MD
LG