Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә мигрантлар иң катлаулы мәсьәләләрне берсе булып кала


Бөекбритания премьер-министры Дэвид Кэмеронга мөгаен 2015 елга илгә «чиста» мигрантлар дип аталучыларның килүен йөзләрчә меңнән дистәләрчә меңгә азайту мөмкин булмас кебек. Лондонның сәяси тикшеренүләр институты хәбәр итүенчә, хөкүмәт мигрантлар килүне 100 меңнән дә азракка калдыруны исәп тота.

Ләкин шул ук хисапта 2012 елда илгә килүчеләр саны 180 мең булыр дип көтелүе әйтелә. Бу мигрантлар аеруча да күп килгән 2010 ел белән чагыштырганда азрак. Ул вакытта илгә керүче һәм китүче мигрантлар арасындагы аерма 252 мең кеше иде.


Миграция сәясәте Британия җәмгыятендә тикшерелүче иң катлаулы мәсьәлә булып кала. 1999 елдан 2008 елга кадәр илнең халкы мигрантлар килү хисабына арта килде.
XS
SM
MD
LG