Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран еракара ракеталарны сынап карады


Фарсы култыгында уздырган хәрби-диңгез күнегүләренең соңгы көнендә Иран “җир-җир” еракара ике ракетасына сынау уздырды.

Иранның хәрби-диңгез флоты идарәчесе урынбасары Мәхмүт Мусави белдерүенчә, күнегүләр уңышлы узган.

Ун көнлек күнегүләр барышында шулай ук уртаара һәм корабларга каршы торучы ракеталарны да сынаганнар.

Тәһран бер көн элек атом эшләнмәләре өлкәсендә алга китүен игълан итте. Ул Иран атом электр станцияләре өчен уран тоткасын үзе җитештергәнен әйтте.

Кушма Штатлар һәм аның беректәшләре Иранны атом коралы булдырырга теләүдә гаепли. 2011 елның соңгы көнендә АКШ Иранга каршы яңа финанс чикләүләр кертте.
XS
SM
MD
LG