Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея атом эшләнмәләрен туктату хисабына Төньяк Кореяга ярдәм тәкъдим итә


Көньяк Корея президенты Ли Мён Бак атом программасын туңдыру хисабына Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ынга икътисади ярдәм тәкъдим итә.

Үзенең яңа ел мөрәҗәгатендә Көньяк Корея башлыгы Пхеньян атом эшләнмәләрен туктаткач ук халыкара сөйләшүләр өстәле артына утыра алачагын әйтте.

Якшәмбе көнне Ким Чен Ын яңа вазифада беренче тапкыр Төньяк Корея танк дивизиясенә барып, күптән түгел вафат булган һәм хәрби сәясәткә өстенлек биргән атасының юлын дәвам итәчәгенә ишарәләде.

Үзенең яңа ел юлламасында Төньяк Корея башлыгы атом программасы турында бер сүз дә әйтмәде.
XS
SM
MD
LG