Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп дәүләтләре лигасы: Сүрия шәһәрләрендә атышлар дәвам итә


Сүрия президенты Бәшәр Әсадка каршы халык күтәрелешләре булган шәһәрләрнең кешеләр яшәгән өлешеннән хөкүмәт гаскәрләре чыгарылган.

Бу хакта Гарәп дәүләтләре лигасы генераль секретаре Нәбил Әл-Араби белдерде. Шул ук вакытта ул, Сүрия шәһәрләрендә атышлар дәвам итүне әйтә. Кайбер йортларның түбәләренә урнашкан хөкүмәт гаскәрләре мәргәннәре демонстрантларга ут ача. Әл-Араби кичекмичә атышларны туктатырга чакырды.

Хәзер Сүриядә күзәтүчеләр эшли. Яңа ел алдыннан аларны Гарәп дәүләтләре лигасы җибәргән иде. Аларны максаты – илдәге вәзгыятьне ачыклау. Март аеннан бирле Әсадка каршы булганнар белән иминлек көчләре арасындагы канлы бәрелешләр дәвам итә. Күзәтүчеләр булуга карамастан, Сүриядән һәр көнне яңа корбаннар турында хәбәрләр килә.

Кичә Гарәп дәүләтләре лигасының фикерләшү шурасы – гарәп парламенты, кан кою тукталмаганга күзәтүчеләрне чакырып алырга, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG