Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасының исеме үзгәрергә мөмкин


Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасының исеме үзгәрергә мөмкин. Бу хакта Республика президенты Дәрвиш Эроглу белдерде.

Дәрвиш Эроглу 2012 нче елда Кыпрыс мәсьәләсендә чишелеш табылмаса, яңа конституция кабул ителәчәк, республиканың исеме үзгәртеләчәк, дип әйтә.

Эроглу республиканың исеме Төньяк Кыпрыс Төрек Дәүләте яисә Кыпрыс Төрек Дәүләте булачак, диде.

1974 елда Греция ярдәме белән Кыпрыста дәүләт түнтәрелеше булган иде. Төркия утрауның төньяк өлешен үз контроленә алды. Утрауның көньяк өлеше Кыпрыс республикасы хакимияте, ә төньяк өлеше Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасы контролендә.

2004 елда Кыпрыс Европа Берлегенә керде, әмма еврозона кануннары дөнья җәмәгатьчелеге таныган утрауның көньяк өлешенә генә кертелгән. Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасы да ул вакытта Европа Берлегенә керергә теләк белдергән иде, әмма греклар моңа каршы булды.

Соңгы елларда якларның БМО арадашчылыгында үткән күпсанлы сөйләшүләрендә утрауның берләшүендә уңышка ирешелмәде. Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасы җитәкчелеге БМО греклар тарафына авышкан дип әйтә.

Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасын Төркиядән кала БМО-дагы башка әгъза дәүләтләр рәсми танымый. Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасы Ислам Конференциясе Оешмасына күзәтүче буларак керә.
XS
SM
MD
LG