Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә прокурор Хөсни Мөбәрәкне тиранлыкта гаепләде


Мисыр башкаласы Каһирәдә илнең алып ташланган элекке президенты Хөсни Мөбәрәк эшен караган мәхкәмә дәвам итте. Анда прокурор Мостафа Сөләйман Мөбәрәкнең 30 еллык хакимияттә утыруын тиранлык дип гаепләде.

Сөләйман элекке режимга каршы булган халык күтәрелешләрен көч кулланып куып таратканда 800-дән артык кешенең үлемендә Мөбәрәк һәм башка гаепләнүчеләрнең катнашы булуга дәлилләр китерә башлады. Прокурор сәгатькә якын чыгыш ясаганнан соң мәхкәмәнең чәршәмбе дәвам итәчәге белдерелде.

Хөсни Мөбәрәк белән аның ике улы, илнең элекке эчке эшләр министры һәм шулай ук полициянең югары түрәләре мәхкәмә каршына баскан. Демонстрантларны үтерүдән тыш Мөбәрәк һәм аның улларына коррупциядә дә гаепләү белдерелә.
XS
SM
MD
LG