Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Тимошенко төрмәдә даими видеокүзәтү астында


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко
Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко тәүлек буе видеокүзәтүе астында. Бу хакта бүген Тимошенко ябылган Харьков төрмәсендә булган адвокат Сергей Власенко белдерде.

Адвокат сүзләренчә, камерада даими рәвештә ут янып торганга Тимошенко йоклый алмый һәм аңа авыруны баса торган уколлар гына кадала.

Власенко бу хәлләрне күргәннән соң Европаның җәзага каршы тору комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә җыенуларын белдерде. Харьковка Тимошенконың кызы Евгения дә килгән иде, әмма аңа әнисе белән күрешү өчен кайбер документларны булдырырга кирәк.

Тимошенко 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләре кысасыннан чыгуда гаепләнеп узган елның октябрь аенда җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.
XS
SM
MD
LG