Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париж әрмәннәр геноциды турындагы канунны кабул итүне тизләтергә җыена


Франция хөкүмәте Госманлы империясендә Беренче дөнья сугышы вакытында әрмәннәрнең геноцидка дучар булуын танымаганнарны җинаять җәзасына тарту канунын кабул итүне тизләтергә җыена.

Бу хакта Франциянең мәгълүмат чыганаклары белдерә. Алар хәбәр итүенчә, министрлар гыйнвар ахырында булачак Сенатның бер утырышына бу мәсьәләне карауны тәкъдим итәчәк.

Франция парламентының түбән пулаты геноцид турындагы канун өлгесен 22 декабрьдә хуплаган иде.

Канун чыгаручыларның бу карары Әнкараның ачуын чыгарды. Төркия Париждан үзенең илчесен чакырып алу турында һәм Франция белән хәрби, шулай ук башка бәйләнешләрнең тукталганын белдерде.
XS
SM
MD
LG