Accessibility links

Әфганстан талибларның Катарда вәкиллек ачуын хуплый


Әфганстан президенты талибларның тынычлык сөйләшүләрен җиңеләйтү өчен Катарда вәкиллек ачарга омтылуын хуплый. Бүген игълан ителгән белдерүдә, Әфганстан АКШ һәм талибларның сөйләшүләренә каршы түгел, дип әйтелә.

Кичә АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд, бу вәкиллекне ачу нәтиҗәсе булып Әфганстанда хәрби бәрелешләргә киртә куелса, әлеге гамәл файдага булачак, дигән фикер белдергән иде.

Катарда талибларның вәкиллек ачарга җыенуы сишәмбе көнне билгеле булды. Талиблар белдерүендә АКШ-ның Гуантанамодагы хәрби төрмәсеннән тоткыннарны чыгару үтенече дә әйтелә.
XS
SM
MD
LG