Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фобос-Грунт” кисәкләре җиргә 15 гыйнварда төшәр дип көтелә


"Фобос-Грунт" станциясе галәмгә җибәрелгәнче
"Фобос-Грунт" станциясе галәмгә җибәрелгәнче
Русиянең “Фобос-Грунт” планетаара станциясенең атмосферада янмаган кисәкләре 15 гыйнварда җиргә төшәр дип көтелә. Бу хакта Русия саклану министрлыгының һава-галәм саклану гаскәрләре вәкиле полковник Алексей Золотухин белдерде. Аның сүзләренчә, тышкы йогынты нәтиҗәсендә төшү көне үзгәрергә дә мөмкин.

Роскосмос элгәре гомум авырлыгы 200 килограмм булган 20-30-лап кисәк җиргә төшәргә мөмкин дип әйткән иде. Бу кисәкләрнең кайда төшәсе әлегә билгеле түгел. Бу хәлгә берничә тәүлек кала кайда төшәчәге әйтеләчәк, дип хәбәр ителә.

"Фобос-Грунт"ны галәмгә җибәрү. Байконур галәм аланы.
"Фобос-Грунт"ны галәмгә җибәрү. Байконур галәм аланы.
Русиянең планетаара станциясе “Фобос-Грунт” соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр 9 ноябрьдә Байконурдан җибәрелгән иде. Станция 2012 елның августында Марска кадәр барып җитеп, аның иярчене Фобоска төшеп утырып аннан җиргә туфрак җибәрергә тиеш иде.

Станция галәмгә чыгарылгач, Марска таба очу өчен аның идарә системасы кабынмады.

Әлеге проектның бәясе биш миллиард сум дип әйтелде.
XS
SM
MD
LG