Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Хөсни Мөбәрәккә үлем җәзасы бирүне таләп итә


83 яшьлек Хөсни Мөбәрәк мәхкәмәдә
83 яшьлек Хөсни Мөбәрәк мәхкәмәдә
Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк эшен тикшергән мәхкәмәдә прокурор аңа һәм шулай ук илнең элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адлига үлем җәзасы бирүне – асып үтерүне таләп итте.

Прокурор Мостафа Сөләйман узган елның гыйнвар һәм февраль аенда демонстрацияләрдә катнашучыларга ут ачуны “уйлап эшләнгән үтерү” дип атады һәм экс-президентны тиранлыкта гаепләде.

Мәхкәмә экс-президентның ике улы Алаа һәм Гамәл эшен дә тикшерә.

Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 9 гыйнварда булачак дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG