Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Оппозиция белән хакимият арасында “упкын ярылып ята”


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин
Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин, Русия думасына үткән сайлау нәтиҗәләренең гадел булмавын дәлилләү һәм вакытыннан элек яңа гадел кагыйдәләр белән сайлау үткәрү оппозициянең якын киләчәккә төп максаты булырга тиеш, дип әйтә.

Кудрин бу хакта “Эхо Москвы” сәхифәсендәге үзенең блогына язды. Кудрин шул ук вакытта, хакимият тәкъдим иткән сайлау канунына үзгәрешләр тикшерелми торып, вакытыннан элек парламентка сайлауны бер елдан да алдан үткәрмәскә кирәк, дип белдерә. Нәкъ шул вакыт эчендә Путинга чын көндәш булырдай оппозициядән намзәт тә күренер, ди ул.

Протестчыларның алга таба эшчәнлегенә килгәндә, Кудрин, хакимиятләр белән сөйләшүләр алып барачак эшче төркем төзергә тәкъдим итә. Бу эштә интернет аша тавыш бирү дә кирәк ди.

Кудрин фикеренчә, бүген исә Русиядәге иҗтимагый хәрәкәт белән хакимият арасында “упкын ярылып ята”.
XS
SM
MD
LG