Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия мәгълүмат чаралары: Димәшктә шартлауда 25 кеше һәлак булган


Сүрия башкаласы Димәшктә бүген халык күп йөри торган урында шартлауда кимендә 25 кеше һәлак булган. Дистәләрчә кеше яраланган. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең күпчелеге тыныч халык дип белдерелә. Бу хакта андагы телевидение хәбәр итә.

Сүрия телевидениесе бу шартлауны “террорчылар” оештырган дип әйтә. Оппозиция активистлары бу шартлауны хөкүмәт оешмалары оештырган дип белдерә.

Моннан ике атна элек Сүрия башкаласында ике шартлау булган иде. Ул вакытта 44 кеше һәлак булды. Хакимият “Әл-Каидә” сугышчыларын ул шартлауларны оештыруда гаепләгән иде.

Сүриядә ун ай инде оппозиция һәм Бәшәр Әсад хакимияте арасында каршылык дәвам итә. БМО-дагы мәгълүматларга күрә, шул вакыт эчендә биш меңнән артык кеше һәлак булган.

Үзенең күзәтүчеләрен Сүриягә җибәргән Гарәп дәүләтләре лигасының миссиясе дә уңышлы төгәлләнмәде.
XS
SM
MD
LG