Accessibility links

Мәскәү мәхкәмәсе Удальцов шикаятен кире какты



Мәскәү – Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе “Сул фронт” активисты Сергей Удальцовның шикаятен кире какты.

Удальцов, узган елның октябрендә узган бер пикетта полициягә буйсынмауда гаепләнеп, 25 декабрьдә 10 көнгә ирегеннән мәхрүм ителде. Моңа кадәр ул җәмәгать мәхкәмәсе карары нигезендә 20 көн сак астында үткәрде. Удальцов адвокатлары менә шул җәмәгать мәхкәмәсе карарын шикаять иткән иде. Шикаять кире кагылды, алай да мәхкәмә Сергейның хастаханәдә үткәргән көннәрен ирексезлек көннәре дип санарга ризалашты.

Удальцов үзе ачлык тоту аркасында сәламәтлеге какшау сәбәпле бүгенге утырышта катнашмады. Адвокатлары әйтүенчә, аларның шикаяте хәзер Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсендә теркәлгән.
XS
SM
MD
LG