Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран рухание Facebook челтәрен куллануны гөнаһ дип атады


Тәһран – Иранның югары рухание аятулла Лотфулла Сафи-Голпагайни Facebook челтәрен куллануны гөнаһ дип атады.

Аятулла сүзләренчә, “әхлаксызлык һәм динсезлекне алга сөргән сәхифәләргә керү шәригать кануннарына каршы килә, шуңа күрә, андый челтәрләрдә катнашу үзеннән-үзе гөнәһ булып тора”. Аятулланың бу сүзләрен рәсми ISNA агентлыгы китерә.

Октябрь аенда бәян ителгән рәсми мәгълүматларга күрә, Иранда инде 17 миллион кешенең Facebook челтәрендә шәхси хисабы бар. Шул ук вакытта социал челтәрләр куллануга чикләүләр кертелгән, 5 миллионлап сәхифәгә керү тыелган.
XS
SM
MD
LG