Accessibility links

Дакар: җиденче этапта Жерар де Рой (Iveco) җиңде


КАМАЗ машинасы Копьяпо шәһәре тирәсендә
КАМАЗ машинасы Копьяпо шәһәре тирәсендә
Копьяпо – Чилиның бу шәһәрендә бүген Дакар-2012 узышының 7нче өлеше тәмамланды. Җиңүне инде өченче тапкыр рәттән Iveco машинасында баручы һолландалы Жерар де Рой яулады. Tatra машинасында ярышкан чех Алеш Лопрайс икенче урында. КАМАЗ-мастер төркеме вәкиле Андрей Каргинов бу этапта өченче урынны алды. Айрат Мәрдиев 6нчы, аның әтисе Илгизәр Мәрдиев 10нчы килде.

Шулай итеп, быелгы Дакар узышының яртысы – 14 өлешнең 7се артта калды.

Җиде этаптан соң беренче урында һаман да Жерар де Рой бара. Алеш Лопрайс икенче, тагын бер һолландалы Һанс Стейси өченче урында. КАМАЗ-мастер вәкилләре Андрей Каргинов белән Айрат Мәрдиев әлегә 5-6нчы урыннарда.

Дакар-2012 узышы киләсе якшәмбе 15 гыйнварда тәмамлана.
XS
SM
MD
LG