Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда транспортка ташламаны киметүгә каршы җыен узды


2011 елның 29 декабрендә узган җыен
2011 елның 29 декабрендә узган җыен
Казанда хакимиятләрнең пенсионерлар өчен транспортта бушлай йөрүне киметү карарына каршы урам җыены узды. Чарада бер меңнән алып өч меңгә кадәр кеше катнашкан, дип исәпләнә.

Урам җыенын үткәрүгә рөхсәтне коммунистлар алган булган. Чарада шулай ук "Яблоко", "Гадел Русия" вәкилләре һәм башкалар катнашкан.

Халык "Сайлау узды, инде талауга керештегезме?" кебек шигарләр тотып чыккан.

Яңа елдан әлеге ташламага ия булган кешеләр транспортта аена 30 гына тапкыр бушка йөри ала.
XS
SM
MD
LG