Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ватандашы Иранда үлемгә хөкем ителде [видео]


АКШ ватандашы Иранда үлемгә хөкем ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:15 0:00

Иран мәхкәмәсе Иран һәм АКШ ватандашлыгына ия булган Әмир Хикмәтине АКШ файдасына күзләүдә гаепләп үлем җәзасына хөкем итте. “Фарс” агентлыгы хәбәр итүенчә, АКШның хәрби диңгез көчләрендә хезмәт иткән 28 яшьлек Хикмәти АКШның Үзәк күзләү идарәсе белән хез

Иран мәхкәмәсе Иран һәм АКШ ватандашлыгына ия булган Әмир Хекматине АКШ файдасына күзләүдә гаепләп үлем җәзасына хөкем итте.

“Фарс” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, АКШның хәрби диңгез көчләрендә хезмәт иткән 28 яшьлек Хекмати АКШның Үзәк күзләү идарәсе белән хезмәттәшлек итүдә һәм Иранда террор гамәлләре әзерләүдә гаепләнә.

Хекмати узган ел кулга алынды. Декабрь аенда телевидениедә аның Иранга күзләү хезмәте эшен өйрәнеп Үзәк күзләү идарәсенә тапшырып бару өчен җибәрелүе турында чыгышы күрсәтелде. Хекматинең АКШтагы туганнары аның шымчы булуын кире какты һәм Иранга гаилә эшләре белән барганын белдерде.

АКШ Дәүләт департаменты Иранның Әмир Хекматине азат итүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG