Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстан Халыкара валюта фондыннан кредит сорый


Маҗарстан Халыкара валюта фондыннан 20-25 миллиард долларлык кредит сорады. Бу турыда сөйләшүләрне яңартыр өчен бүген Вашингтонга Маҗарстан вәкиле Тамаш Феллеги килде. Халыкара финанс оешмасының җавабы пәнҗешәмбегә әзер булачак.

Декабрь аенда Халыкара валюта фонды Маҗарстанда кабул ителгән яңа канун Үзәк банкының бәйсезлеген чикли, дип сөйләшүләрне туктатты. Әлеге канун кабул ителгәч тә маҗар акчасы – форинтның бәясе төште, халыкара финанс агентлыклары Маҗарстанның кредит түләү күрсәткечен төшерде.

2008 елда Европа Берлеге, Халыкара валюта фонды һәм Дөнья банкы биргән 20 миллиард евролык кредит Маҗарстанны бөлгенлекән саклап калды.
XS
SM
MD
LG