Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда базарда булган шартлауда 35 кеше үлде


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Җамруд каласында шартлауда кимендә 35 кеше һәлак булды, 60тан артык кеше яраланды. Шартлау базарда булды. Бу әфган чигенә якын вилаятьтә соңгы араларда булган иң каты террор гамәле. Шартлаткыч микроавтобуска куелып читтән идарә ителгән, дип хәбәр ителә. Бу якларда исламчы сугышчылар тупланган, дип фаразлана.

Шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә әлегә беркем дә алмады. Мондый зур күләмдә шартлау төбәктә сентябрь аенда булды. Интихарчы үзен җәназа вакытында шартлатып 46 кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG