Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамога беренче тоткын китерелүенә 10 ел [видео]


Гуантанамо төрмәсенә 10 ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Куба утравында урнашкан бу төрмәгә террорчылыкта гаепләнгән беренче тоткыннар китерелә башлауга 10 ел тулды. Шул вакыттан бирле аның канунилыгы тирәсендә кызу бәхәсләр бара. Хәзерге вакытта анда әле дә 171 тоткын утыра, шул исәптән, Чаллы егете Айрат Вахи

АКШның Кубада хәрби тоткыннар ябылган Гуантанамо базасына 10 ел тулды.

Гуантанамо турында 11 сентябрь террор гамәлләреннән соң билгеле булды. Террорга каршы сугыш башлаган АКШ хәрби чаралар вакытында кулга алынган тоткыннарны бирегә 2002 елның 11 гыйнварында китерә башлады.

Тоткыннарның нинди шартларда күпме тотылганы билгесез булды. Әлегә кадәр бу базаның язмышы билгесез. Иң күп базада 779 кеше тотылган, бүгенге көндә анда 171 тоткын бар, дип хәбәр ителә.

АКШның хәзерге президенты Барак Обама 2011 елда Гуантанамоны ябу карарына кул куйды.

Хокук яклаучылар Гуантанамода тоткыннар эзәрлекләнә һәм аларның хокуклары бозыла, дип белдереп килде.

Чаллыдан Равил Минһаҗевның Пакстанда тотылып Гуантанамога ябылуына 9 ел тулды.

Равил Минһаҗев халыкара көчләрнең Әфганстанда Әл-Каидә һәм Талибанга каршы хәрби чаралары башлангач әсир итеп алынган кешеләр белән ябылып тотыла. АКШның террорчылыкта шикләнелүчеләрне ябып тору урынындагы Равил Минһаҗевка әле дә рәсми гаепләү белдерелмәде.

Минһаҗевка 44 яшь. Аның хатыны һәм улы бар.

Минһаҗев Гуантанамодан иреккә чыгарылмый калган бердәнбер Русия ватандашы.
XS
SM
MD
LG