Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев мәхкәмәнең Жанаозендә сайлау уздырмау карарын кире какты


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Конституция мәхкәмәсенең Жанаозендә сайлаулар уздырмау карарын гамәлдән чыгарды.

16 декабрь көнне Жанаозендә башланган каршылык чараларында кимендә 17 кеше һәлак булды.

Тәртипсезлекләрне оештыруда шикләнелгән кимендә 40 кеше ачыкланган, аларның 18зе кулга алынган. 16-18 декабрь көннәрендә полициянең 35 хезмәткәре яраланып хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән.

Жанаозендә гадәттән тыш хәл 31 гыйнварга кадәр озайтылган.

Конституция шурасы гадәттән тыш хәл шартларында сайлау оештыру мөмкин түгел, дип белдергән иде. Илнең мәҗлесе (парламент) һәм мәслихәткә депутатлар сайлау 15 гыйнварга билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG