Accessibility links

Русиядә рәсмиләргә яла яккан өчен җәза арттырылды


Гыйнвардан гамәлгә кергән яңа канун нигезендә Русиядә яла ягу һәм кешене мыскыл итү җинаять эше саналмый. 7 декабрь көнне президент Дмитрий Медведев кул куйган әлеге канун президентның җинаять кодексын йомшарту адымнарының берсе буларак бәяләнә.

Яла яккан кеше 1600 долларга кадәр акчалата җәзага, оешма исә 16 мең долларга кадәр җәзага тартылырга мөмкин.

Рәсми бер кешегә яла яккан өчен җәза кырыслатылды. Элек берәр түрәне мыскыл иткән кеше ярты ел мәҗбүри эшкә хөкем ителгән булса, яңа елдан җәза мөддәте бер елга кадәр озайтылды.
XS
SM
MD
LG