Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роскосмос" та җирнең теге ягында ят куллар эзли


Фобос-Грунтны очышка әзерләү
Фобос-Грунтны очышка әзерләү

Русиянең галәмдәге уңышсызлыклары җиргә таш булып яуганда, Роскосмос җитәкчелеге гаепне читтән эзли.

Башта "Роскосмос" өчен көндәлек диярлек бер нәрсәгә әйләнгән күңелсез хәбәр - “Меридиан” хәрби иярченен галәмгә алып чыгучы Союз-2 1б ракеты казасына аның этәргечендәге шартлау сәбәп булганга охшый. Бу турыда сишәмбе көнне Интерфакс агентлыгына каза сәбәпләрен тикшерүче комиссиягә якын, исемен атарга теләмәгән бер кеше белдергән. Аның әйтүенчә, корабтан алынган мәгълүматлар аны хәрәкәт иттерүче этәргеч җиһазында басымның кисәк кимүен күрсәтә. Белгечләр моның сәбәбе - этәргечтәге шартлау булган дип исәпли.

2009 елның маенда Плесецкидан "Союз-2" ракеты белән "Меридиан" хәрби иярченен очырыр алдыннан
2009 елның маенда Плесецкидан "Союз-2" ракеты белән "Меридиан" хәрби иярченен очырыр алдыннан
Хәрби максатта да кулланыла ала торган “Меридиан” иярчене 23 декабрьдә Плесецки космодромыннан очырылган иде. Әмма кораб тиешле орбитага чыга алмыйча, аның калдыклары Новосибирски өлкәсенә төште. Шул төшкән кисәкләр берничә корылманы җимерде, кайберләре кешеләр яшәгән урыннарда да табылды. Корбаннар турында хәбәр булмады.

Бу көннәрдә әле тагын бер шундый "калдык яңгыры" көтелә - Җиргә “Фобос-Грунт”ның калдыклары төшәргә тиеш. Берише исәпләүләргә караганда, Русиянең сафтан чыккан автоматик планетара станциясе калдыклары җиргә 10 гыйнварда ук төшәргә мөмкин булса, Роскосмос аларны 15 гыйнварда көтү дөресрәк булыр, ди.

Аның калдыклары кая төшәсен чамалау әлегә мөмкин түгел. Белгечләр әйтүенчә, “Фобос-Грунт” кисәкләре төшәргә мөмкин зона Токио, Пекин, Нью-Йорк, Сан-Паулу, Калькутта, Мехико һәм Сочи аша уза.

Байконурдан 9 ноябрьдә очырылган “Фобос-Грунт” Марсның Фобос иярчененә барып аның туфрагын җиргә алып кайтырга тиеш иде. Әмма аның җирдән очырылганнан соң галәмдә эшләү тәртибенә күчә алмавы игълан ителде.

Владимир Поповкин
Владимир Поповкин
Ул арада Русиянең Федераль галәм агентлыгы башлыгы Русиянең галәмдәге уңышсызлыкларының сәбәбен чит илләрнең явыз эшчәнлегеннән эзли. Владимир Поповкин “Известия” газетына биргән интервьюда, “Фобос-Грунт”ның этәргеч җиһазы нигә кабынмавы бүген әле билгеле түгел. Безнең галәм җиһазларыбызның Русия өчен җирнең теге ягында булганда, без аларны күрмәгәндә һәм алардан телеметрия ала алмаган чакта сафтан еш чыгуы да аңлашылмый. Беркемне дә гаеплисе килми, әмма хәзер космик аппаратларга тәэсир итә ала торган көчле җиһазлар бар, аларның кулланылу мөмкинлеген исәптән чыгарырга ярамый”, дип белдерде.

Поповкин әйтүенчә, 2013 елдан Русия галәм җиһазлары җирнең икенче ягында булганда алар белән элемтәдә тору системы эшли башлаячак. Ретрансляция элемтәсен “Луч-5” исемле өч ясалма иярчен тәэмин итәчәк. Аларның беренчесе узган елның декабрендә галәмдә үз урынын инде алган. “Без галәм корылмаларына кайвакытта ни булганлыгын белеп торачакбыз”, ди Поповкин чит илләрнең явызлыкларына ишарәләп. Шул ук вакытта ул "Роскосмос"та космик җиһазларны ясауда җитешсезлекләр күп булуны да танып аларны төзәтү өчен хәзер өчләтә тикшерүләрнең артуын әйтә.

Шулай итеп һәр проблемда чит илләрнең явызлыгын эзләү дулкынына декабрь уртасында премьер-министр Владимир Путин яңа сулыш өргәннән соң, Русиядәге уңышсызлыкларны чит илләрнең кулы тыкшыну белән аңлатучылар арта бара. Путин телевидение аша халык сорауларына җавап бирү тапшыруында дума сайлавындагы гаделсезлекләргә ачу белдерүче оппозиция турындагы сорауга җавап биреп: “Русия федерациясе паспортына ия булган, әмма чит дәүләт мәнфәгатьләренә һәм чит ил акчасына эшләүче кешеләр бар", дигән иде.
XS
SM
MD
LG