Accessibility links

Европа илләре һәм Халыкара валюта фонда евро кризисы турында сөйләшә


Европа Берлеге илләре һәм Халыкара валюта фонды җитәкчеләре бүген евро тирәсендәге кризистан чыгу юлларын тикшерә.

Франция президенты Николя Саркози Парижда Халыкара валюта фонды җитәкчесе Кристин Лагард белән очраша. Германия канцлеры Ангела Меркель исә Италия премьер-министры Марио Монти белән сөйләшүләр уздыра.

Италия премьеры хөкүмәтнең бюджетны кыскарту турындагы планны кабул итүеннән соң Европа Берлеге һәм Германиядән Италиягә өстәмә ярдәм сорады.

Бүген Германиянең узган елгы финанс нәтиҗәләре игълан ителде. Еврозонадагы кризиска карамастан Германиядә үсеш 2011 елда 3% булган.
XS
SM
MD
LG