Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:16
Бүген Казакъстанның “Ersai Caspian Contractor LLC” ширкәтенең йөздән артык хезмәткәре Уральск каласының үзәк мәйданында урнашкан Нур Отан фиркасе бинасына җыелды.

Аларның сүзләренә караганда, ширкәтнең 280ләп хезмәткәре узган елның җәендә канунсыз эшләреннән алынган. Эшсез калганнарны “кара исемлеккә” керткәннәр. Хәзер, алар сүзләренә караганда, шуның аркасында башка җирдә дә эш таба алмый.

Эшчеләр үзләренең “кара исемлектән” чыгарылуын таләп итте. Җыен тыныч үтте, очрашуда өлкәнең эчке эшләр идарәсе вәкилләре дә катнашты, дип хәбәр итә Азатлыкның казак редакциясе.

XS
SM
MD
LG