Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция вәкиле Таисия Осипова эше кире мәхкәмәгә җибәрелде


Наркотиклар сатуда гаепләнеп 10 ел төрмәгә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Таисия Осипованың шикаяте Смоленск өлкә мәхкәмәсенә җибәрелгән. Осипованың тарафдарлары аңа каршы гаепләү нигезсез, дип саный. Аңа каршы җинаять эше Осипованың ире, “Башка Русия” фиркасе активисты Сергей Фомченковка басым ясау өчен ачылган, дип фаразлана. “Башка Русия” – оппозициядәге теркәлмәгән партия.

Осипованың яшь баласы бар, үзе ул шикәр авыруы белән авырый, даими инсулин кадап тора.

Кичә Мәскәүдә метро тукталышларының күбесендә Осипованы яклап урам җыеннары оештырылды.
XS
SM
MD
LG