Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп лигасы Сүриядә үз эшен туктатып тора


Гарәп илләре лигасы иминлек булмау сәбәпле Сүриягә үз күзәтүчеләрен җибәрми торуын белдерде. Бу атна башында Сүриянең Латакия шәһәрендә бер төркем күзәтүчегә һөҗүм ителде,11 кеше яраланды.

Кичә Һомс шәһәрендә Франция телевидениесе хәбәрчесе Жиль Жакье үтерелде.Сүриядә инде берничә ай дәвам иткән низагта бу көнбатыш журналистының беренче үлем очрагы. Жакье Сүриягә хакимиятләр рөхсәте белән эшләргә килгән иде. Франция һәм Европа Берлеге аның үлемен тикшерергә чакырды. Һомс каласында президент Башар әл-Асад көчләре белән оппозиция арасында иң каты бәрелешләр бара.

БМО мәгълхматларына караганда, Сүриядә соңгы 10 айда булган протест чаралары вакытында биш меңләп кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG