Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин халыктан хакимияткә шикаятьләрне кабул итәр өчен аерым мәхкәмә булдырырга тәкъдим итә


Русия премьер-министры Владимир Путин илдә халыктан хакимияттәге көчләргә шикаятьләрен тапшыру өчен административ мәхкәмәләр булдырырга тәкъдим итә. Бу турыда ул үзенең сайлауалды программасында язып чыкты.

Хөкүмәт башлыгы мондый мәхкәмәләр юлы белән хакимиятләр җәмгыять алдында җавап тота алачак, дип саный.

Программада шулай ук Русия төбәкләренә ярдәм, халыкка яхшы эш хаклары һәм пенсияләр, торак- коммуналь өлкәдә, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә “тәртип ясау” вәгъдә ителгән.

Президент сайлавы 4 мартка билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG