Accessibility links

Ким Чен Ир туган көне "Якты йолдыз көне" дип игълан ителде


Күптән түгел вафат булган Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ирның туган көне, 16 февраль илдә "Якты йолдыз көне" буларак билгеләнәчәк. Төньяк Корея җитәкчелегенең бу хактагы белдерүен бүген илнең үзәк мәгълүмат агентлыгы таратты.

Вафат булган Ким Чен Ир җәсәде Пһеньянда Кымсусан һәйкәл комплексында Төньяк Корея дәүләтенә нигез салган аның әтисе Ким Ир Сен янына урнаштырылачак.

Ил буйлап Ким Чен Ирның рәсемнәрен эләргә һәм аны мәңгеләшәтерү өчен һәйкәлләр куярга кушылган.

Ким Чен Ир вафатыннан соң матәм чараларында "тиешенчә" еламаган кешеләргә алты айга кадәр хезмәт лагерьларында эшләү җәзасы бирелергә мөмкин.

Ким Чен Ир вафаты уңаеннан игълан ителгән матәм көннәре беткәнче үк Төньяк Кореяда "халык мәхкәмәләре" оештырыла башлады. Анда матәм чараларында катнашмаган һәм илдәге хакимиятнең бер нәсел кешеләренә күчеп баруын тәнкыйтьләгән кешеләр чакырылды.
XS
SM
MD
LG