Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сурков дини оешмалар белән бәйләнешләр өчен җаваплы булачак


Русия вице-премьеры Владислав Сурков хөкүмәттә модернизация һәм инновация, мәдәният, демография, туризм өлкәләре, шулай ук дини оешмалар белән бәйләнешләр өчен җаваплы булачак.

Премьер Владимир Путин раслаган вәкәләтләрне бүлешү системасына караганда, Сурков дәүләт проектларын гамәлгә ашыру, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны торак һәм социаль хезмәтләр белән тәэмин итү өлкәләрендә башкарма хакимияткә күрсәтмәләр бирәчәк.

Декабрь ахырында Сурков вице-премьер итеп билгеләнде. Аңарчы ул президент Дмитрий Медведевның модернизация комиссиясендә модернизация мәсьәләләре өчен җаваплы иде.
XS
SM
MD
LG