Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров тәмәке тартуга каршы


Чечня президенты Рамзан Кадыйров үзенең рәсми сәхифәсендә җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыю кирәклеге турында язып чыкты.

“Чеченнарның кальян тарту гадәте тарихта булмаган. Бу безгә чит мәдәнияттән килгән гадәт һәм безнең менталитетка туры килми. Гөмүмән, тарту гадәте булмаган”, дигән Кадыйров.

“Кальян, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләргә чечен һәм Русия җирендә урын булмаска тиеш”, дип, Кадыйров кальян тартуны тыю турында канун кабул итү кирәклеге турында язган.
XS
SM
MD
LG