Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә матбугат көнендә бүләкләр тапшырылды


"Химкинская правда" баш мөхаррире Михаил Бекетов
"Химкинская правда" баш мөхаррире Михаил Бекетов
Бүген Русиядә матбугат көнендә басма матбугат чараларында эшләүче танылган журналистларга бүләкләр тапшырылды.

Бүләк алучылар исемлеге узган елның октябрь аенда билгеле булган иде. Алар арасында "Новая газета" күзәтүчесе Ирина Петровская, "Химкинская правда" баш мөхаррире, Химки урманын яклаучы Михаил Бекетов, "Новые Известия" баш мөхаррире Валерий Яков.

Бекетовка бүләк бирелгәндә залдагы халык, шул санда Русия премьер-министры Владимир Путин торып басып кул чапты, дип хәбәр ителә.

Михаил Бекетов 2008 елда каты кыйналганнан соң гарип калды. Һөҗүмне тикшерү өчен ачылган җинаять эше әле дә тәмамланмаган. Бекетов фонды башлыгы Людмила Федотова бүләк тапшыру тантанасыннан соң тикшерүне тизләтүне сорап Путинга мөрәҗәгать итте. Путин бу хакта Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белән сөйләшәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG