Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул һәм Измирда шартлаткычлар табылды


Җомга көнне Төркиядә РККның сәяси канаты булган КСК оешмасына каршы масштаблы операция уздырылды. Аның нәтиҗәсе буларак Истанбул һәм Измирда барлыгы 11 килограммлык шартлаткыч әзер матдә табылды. Бомба әлеге ике шәһәрдә шартлау оештыру өчен әзерләнгән булган.

Истанбул полициясе туристик районнарыннан саналган Фатиһның "Капалычаршы" базарында оештырылган операция барышында бер тукыма остаханәсендә РКК (Төркия хакимияте тарафыннан террор оешмасы дип саналган "Көрдестан эшче партиясе") әгъзасы Мәтин И. кулга алынган. Заман газетасы мәгълүматларына караганда, әлеге кеше РКК лагерьларында шартлаткыч матдә ясарга өйрәнгән. Мәтин И. әзерләгән бомбасын Истанбул районнарының берсендә җиргә күмүен белдергән. Мәгълүматларга күрә полиция Башакшәһәр районындагы бер стадион янында җир астыннан 5 килограммлык әзер А4 шартлаткыч матдә казып чыгарган. Истанбул полициясе мөдире Хөсәен Чапкын бомбаны "көчле һәм куркыныч" дип бәяләде. Шартлаткыч матдә Истанбулда узарга тиеш булган зур чарада шартлату өчен каралган булган.
Шуңа охшаган шартлаткыч кичә Измирдә дә табылган. Туристик районы булган Чишмәдә юл буенда 6 килограмм А4 шартлаткыч матдә казып алынды. Шөбһәле матдәне бер узып баручы күреп алып, аның турында тиешле органнарга хәбәр биргән. Полиция әлегә бомбаны әзерләүченең эзенә төшмәгән.

Шартлаткычлар белгече Нури Назми Челик, Истанбулда табылган 5 килограммлык бомба 100 метрлык радиуста зыян китерә ала, дип белдерде. "Әлеге бомба шартлаган булса, 2-3 метр тирәнлектә чокыр ясар иде, 25 метрдан якын булган кешеләрне үтерер иде һәм 50 метр якынлыктагыларны авыр яралар иде", дип белдерде Челик.
XS
SM
MD
LG