Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катар Сүриягә гарәп илләре хәрбиләрен кертергә чакыра


Катар әмире Сүриядә президент Бәшәр Әсад тарафдарлары белән аңа каршы чыгучылар арасындагы бәрелешләрне һәм кан коюны туктату өчен Гарәп лигасы илләренең хәрби көчләрен кулланырга тәкъдим итте.

Шәех Хәмәт бин Хәлифә әт-Тани бу тәкъдимен АКШның СBS телевидениесенә интервьюда әйтте.

Моңарчы гарәп илләре җитәкчеләренең Сүриядәге низагны туктату өчен халыкара көчләрне кулланырга тәкъдим иткәне юк иде.
XS
SM
MD
LG