Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә АКШның Русиядәге яңа илчесе Майкл Макфол килде


АКШның Русиядәге илчесе Майкл Макфол
АКШның Русиядәге илчесе Майкл Макфол
Моңарчы Барак Обаманың Русия киңәшчесе булган Макфол элекке президент Джордж Буш чорында билгеләнгән илче Джон Байерлины алыштырды.

Мәскәүгә килер алдыннан Макфол Русия халкына видеомөрәҗәгать чыгарды. Әлеге мөрәҗәгатьтә ул үзенең төп максаты Русия халкына американнарның кемлеген һәм АКШның Русия белән мөнәсәбәтләрдә нәрсәгә омтылуын аңларга ярдәм итү булуын әйтте.

Макфол шулай ук Вашингтон белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп кабызу” сәясәте чын нәтиҗәләр бирде диде.
XS
SM
MD
LG