Accessibility links

Иркутски өлкәсендә киптерелгән сөттән эчәк авыруы таралган


Иркутски өлкәсенең Усолье-Себер шәһәрендә эчәк авыруы таралу сәбәпле балалар өчен киптерелгән сөтне кешеләрдән кире җыеп алалар.

Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко әйтүенчә, ике атнадан алып җиде айга кадәр булган 13 сабый, дүрт яшьлек бер бала һәм ике өлкән кеше авырган.

Бельгиядә җитештерелеп Мәскәүдә тартмаларга тутырылган коры сөт социаль ярдәм буларак таратылган булган.

Тикшерү комитеты бу хәлне тикшерүгә керешкән.
XS
SM
MD
LG