Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда үтүче парламент сайлавында канун бозулар турында 18 шикаять килгән


Казакъстан баш прокуратурасы вәкиле Нурдәүли Сөендеков бүген үтүче парламент сайлавы барышында канун бозулар турында 18 шикаять килде, әмма беренче тикшерүләр аларның нигезле булуын расламады дип белдерде.

Әлегрәк оппозицион газет журналистларының Яңаүзән шәһәренә кертелмәве турында хәбәрләр булган иде. Бу шәһәрдә декабрь аендагы чуалышлардан соң гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертелде. Кичә Яңаүзәнгә халыкара күзәтүчеләр килде.

Сайлауда барлыгы җиде фирка катнаша һәм парламентка аларның кимендә икесенең керүе зарур. Тавыш бирүдә сайлаучыларның ничә проценты катнашса да, сайлау гамәли саналачак.
XS
SM
MD
LG