Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фобос-Грунт” калдыклары якшәмбе кичендә Тын Океанга төште


“Фобос-Грунт”ны очышка әзерләү
“Фобос-Грунт”ны очышка әзерләү
Русиянең уңышсызлыкка очраган “Фобос-Грунт” планетаара корабы калдыклары Казан вакыты белән яшәмбе кичендә Тын Океанга төшкән. Бу турыда Русиянең һава-галәм саклану көчләре рәсми вәкиле Алексей Золотухин белдерде. Аның әйтүенчә, “Фобос-Грунт” кисәкләре Веллигтон утравыннан 1250 чакрым көнбатышта океан суына төшкән.

Җиргә авырлыгы 200 килограмнан артмаган 30-лап кисәк төшкән булырга мөмкин.

9 ноябрьдә очырылган “Фобос-Грунт” Марс иярчене Фобоска барып аннан туфрак алып кайтырга тиеш иде.

Аппарат галәмгә чыкса да, этәргечендәге проблем сәбәпле Марска таба китә алмады. Шуннан соң ул акырынлап Җиргә якыная барды һәм ахыр чиктә атмосферага керде.
XS
SM
MD
LG