Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Дәүләт Думасына губернаторларны сайлау турында канун өлгесен кертте


Русия президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына губернаторларны турыдан-туры сайлау турында канун өлгесен кертте.

Документта субъект башлыгы яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә, туры сайлау хокукы нигезендә сайлана диелгән. Губернаторга намзәтләр президент белән киңәшләшкәч партияләр тарафыннан тәкъдим ителәчәк, шулай ук үз-үзен тәкъдим итүчеләр дә булырга мөмкин.

Декабрьдә Федераль Җыена юлламасында Медведев төбәк башлыкларын билгеләү өлкәсенә үзгәрешләр кертәчәген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG